|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Хәстә хәлеКөн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм; Юк янымда чын кеше, булганда да — мин чит күрәм; Бетте иман мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам; Бар хәятым салкыныннан туңды җан, катты күңел; Кышта очкан күбәләк төсле гүзәл кызлар миңа; Җиргә нык басмыйм — аяк астымда йомшаклык күрәм; Акмый тышка мәгънәләр — кипкән күңелнең чишмәсе; Юк нәҗат, фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә; Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломов тамы? Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым, Обломов — мәшһүр рус мөхәррирләреннән Гончаровның бөтен гомере эшсезлек, ялкаулык вә хәсислектә үткән бер каһарманының фамилияседер. (Г. Тукай искәрмәсе.) |
|
|
|