|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Балкан көйләреI Төркия бетә II Сүзләр куештык,Дүртәү сугыштык; Зур кошлар төсле, Лондонга очтык. Монда төрекләр — Ямьсез терекләр — Авызларыннан Чәчәләр утлар! «Сез кемсез, диләр, Без төркез», — диләр; Җиңелдек дип һич Өмет өзмиләр; Диләр: «Госманлы Өч истихкямны Кулда тотканда, Туктатмас канны. Артык шаулыйсыз, Бик күп даулыйсыз. Нигә тарихтан Гыйбрәт алмыйсыз? Руслар да җиңде, Якынгук килде; Аңар нәмсәләр Күпме җир бирде? Курыкма, нәмсәләр — Безнең кемсәләр, Вильһелем лаек, Калиф дисәләр. Безгә бар да бер, Итсәгез сабыр, Чыталҗада да Сезгә бар кабер!» Истихкям — ныгытма. |
|
|
|