Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Мәхәббәт шәрхе
Мин: «Мәхәббәтсез»,— дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә: Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә.
Тугъры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның: Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек һәр ягын.
Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы; Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы.
Йоклый йолдыз шул түбәнлектә, озын төшләр күреп, Һәр төшенә бакчалар, гөлләр, гүзәл исләр кереп.
|