Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Интикадка мөтәгалликъ
Булса ялган, тик кәгазьләрдән ясалган бер чәчәк, — Билгеле, үз өстенә яңгыр явардан куркачак.
Чөнки яңгырда җебеп беткәч вә киткәч төсләре, Һичберәүнең чәчәккә инде китмәс исләре.
Куркъмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк, Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак.
Ушбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад: Ник үзенә игътимады һәм сүзенә — игътикад.
Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк, Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк!
|