Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Пушкин вә мин
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән; Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм «Евгениен», Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала ; Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
|