|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Ни кирәк тагы?(Экспромт) Алкаларың якты брилиант ич,—Җанкисәгем, ни кирәк тагы? Һәрнәрсәдән миңа син кыйбат ич! — Җанкисәгем, ни кирәк тагы? Син теләк ич миңа, син салат ич,— Җанкисәгем, ни кирәк тагы? Син хәят ич миңа, син мәмат ич,— Җаным, бәгърем, ни кирәк тагы? Салат — мактау. |
|
|
|