Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Монафикъка
Җиһанның эссесен, салкын, бозын күрдем, карын күрдем; Ниләр күрсә бөтен үксез — барын күрдем, барын күрдем.
Хәзер шатлык, уен-көлке телим инде җитәрлек күп; Сабый чакта гариб башым җәфа чикте, җитәр, бик күп.
Сөрәм, котрып, тәмам тилреп, фани дөнья сафасын мин; Кире алсын явыз тәкъдир үзе салган хафасын, дим.
Теләп шөһрәт вә хөрмәт, күккә бер чаклар очу күрдем, Һава юктан көчем беткәч, тагын җиргә төшү күрдем.
Аяклымын, канатлымын — чабыш күрдем, менү күрдем, Сөбатлымын, хәятлымын: үземдә бер голү күрдем.
Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән; Монафикъ! яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән!
|