|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
КөтмәгәндәКар-томаннан көтмәгәндә килде чыкты Шүрәлем. Иң элек төртте озын бармакларны ул бүркемә; Сузды шуннан соң кулын, биттән минем эзләп кытык; Муйныма сузды, кытыклармын дип, ул тырнакларын; Белде капшап соңра инде арканың да ул хәлен; Бик кирәкле эш кеби күкрәкләремне капшады: Мин бөтенләй бер кәбестә: бар кием ун кат минем, Ул, алып кулларны күкрәктән, минем билдән тота; Ул, табан астын кытыклыйм дип, аякка кул ата; — Әмма бәйләнчек тә син урманда, кырда, Шүрәле! Син түгел, тәнгә тиялми китте инде күп суык, Кертмәгәч тәнгә, суык абзаң миңа дошман әле, Шул сүземнән соң томанга батты, гаиб булды ул, Ул көлә, һәм көлке эзләүдә үтә кич, иртәсе; Икърар итәрлек ат — ат та сизәрлек. |
|
|
|