|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
КартларШаулый-шаулый уйныйбыз без кайчагында картаны, Кем көлә, кем кычкыра, һичбер өзексез шау да шау; Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап, Уйнасын шул бәндә, кемнең акчасы бар, вакъты бар; Тик нигә китми уеннан акчасы беткән кеше? Китмәве җитми әле, ул уйнаганнарны тыя: * Нәкъ шулайдыр карт кеше дә, бетсә хәле, әлсерәп, Ах да ух! дип, көчкә-көчкә өстерәлсә бөкрәеп, Баш бөгәргә өнди башлый инде ул яшьләрне дә, Бозмасын мәҗлес хозурын акчасы беткән кеше, Шнгъ итү — тыю, рөхсәт куймау. |
|
|
|