Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ваксынмыйм
Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
— Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт, Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына, Башны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хаккына.
Ашкынамын мин әбәл бетмәс урынга, мәнгегә. Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим; Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп, Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.
|