Чыкса мәгърибтән кояш — шунда заманның ахыры, Бу — китапларда язылган күп галәмәтнең бере.
Гыйльмилә хикмәт кояшы тугъды мәгърибтән хазир, Көнчыгыш халкы, белалмыйм, инде нәрсә монтазир?
Мәгърибиһа — кояшның көнбатыш яктан чыгуы.Мәгъриб — көнбатыш.Гыйльмилә хикмәт — гыйлем (фән) белән философия.Хазир — хәзер.Монтазир — көтә.