Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Читтәге бик күп өяздә...»
Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра, Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора.
Бу ике дуст, берсенә чөнки аларның берсе тиң, Бертигез Тәгълимнәре дә: берсе — дөнья, берсе — дин.
Ва әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк. Шул гажәп: ник бу егерменче гасырда йөз дә юк!
|