|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Сабитнең укырга өйрәнүеСабит алты яшендә, инде гакълы башында; Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный, наян ул; Фәһме үткен, ул зирәк, андый балалар сирәк; Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп, Бөркән Сабит әткәсен күреп әйтә әйтәсен: Мине укырга өйрәт, миңа укырга кирәк; Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде, «Бер адым, дип, гыйлемгә», өйрәтә ул Сабиткә; Монсы «әлиф», монсы «ба», бу хәреф «җим», монсы «та», Салган Сабит муенны, оныткан ул уенны; Әткәй алган китапны тапты Сабит бик татлы; Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып; Укуы өзек аның,— балачарак баланың: Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе; Күрсәң иде әнкәсен: кочып алган бәбкәсен, Кашында — каршында. |
|
|
|