|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Гәүбә вә истигъфар(Пушкиннән үзгәртелде) Йа илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә, Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә; Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә, Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы, Йа ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүҗәсен? Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур? Дөньядук нишләп ача ул сигез оҗмах капкасын?! Ярлыка, мәүлам, мине, мин — инде көнче күбәләк, Истигъфар — гафу үтенү, ярлыкауны сорау. |
|
|
|