Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Авыл җырлары
Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре; Шушы вакыт тәтәйләрнең җөреп калган көннәре.
Таптамагыз, и тәтәйләр, Бакыр бабай бакчасын; «Уйнаш»тагы яман күздән ходай үзе сакласын.
Җаңа бистә кызлары чигү чигә акчага; Бу вахытта шулар җөри Ботански бакчага.
Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы; Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.
Безнең урам — таш урам, ташу ага басудан; Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан.
Бәдәлчеләр-мәккәчеләр җөри Казан шаулатып; Бер сөяккә унлап эт бар, чәйнәшәләр даулашып.
Ике туры ат җиктердем, берсен сыңгар тәртәгә; Баш хәерче Моратлары чыкмый ята Мәккәдә.
Шауладык без — «шуу!» иттек, кузгалдык без — «дуу!» иттек; Эшсезлектән, эч пошканнан эшсез картка туй иттек.
Камил мәхзүм җырлап җөри борнын түбәнгә салып; Ала карга кунып сайрый тел очларына басып.
|