|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Гөнаһ(Бальмонттан үзгәртелде) Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине; Син кирәксез бер ләфызсың, син кабахәт, син оят; Аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып, Алдыйсың; алмаштырасың; син тыгызлыйсың тыеп; Син, түшәкле бүлмәбездә яшьренеп, миекин карак! — Аз гына артса чигеннән уйнашып үбшү, кочу, Син пышылдыйсың гомергә: «Бу ярамый, ул ярый», Без яраткачтан ярар, дим, кем аны синнән сорар? Ләфзы — сүзе |
|
|
|