|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Иһтида1 Әгәр булса «сөю» ләфзы кочаклау куллар арганчы, Гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә; Кешеләрчә сөюне белмәдем, хис итмәдем асла; Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында, Миңа ул бер вә бар, көчле вә һәйбәтле санәм булды; Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем, күңлемдәге гөлләр 2 Гарәп халкы кабул итмәстән әүвәл дине исламны, Бераздан сон килеп хак дин, тәмам батыйль булып ялган, Алар бар үткән эшләргә пәйгамбәрдән оялганнар: 3 Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы золмәт артыннан, Шөкер булсын, хәзер алдымда бер нурлы хәят инде, Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт! Иһтида — туры юлга керү. |
|
|
|