Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Иртә
Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала. Урамнар, Кырлар, якын урманнар, Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар.
Торды халык, уянды: Шау-шу һәрбер төшләрдә; Көтү-көтү менмәктә Күккә җитез кошлар да.
Шушы вакыт балалар Мәктәп таба баралар; Букчалары артында, Алар гыйлем дәртендә.
|