Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Эшкә өндәү
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.
Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба, «Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
|