Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Җил
Исәр җил! көчлесең, син бик батырсың, Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың.
Бик иркенләп исәсең җир йөзендә, Котыртып болгатасың диңгезен дә.
Көтү төсле болытларны куасың, Теләрсәң кайсы якларга борасың.
Иреклесең: исәсең дә исәсең, Тузан, кар туздырып юллар кисәсең.
Ирекле син, исәр җил, әйдә ис, ис! Сиңа баш юк ходайдан башка һич, һич!
|