|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
МияубикәЙокы Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә; Бер күсе йөгрә имеш тә, бу. куган төсле була Читтәрәк өч-дүрт песи чыпчыклар аулыйлар имеш; Һич бозучы юк кәефне, эт тә куркытмый өреп. Уяну Торды, исни инде ул, бик зур итеп аузын ачып, Тырпаеп киткән мыеклар һәм югарырак башы; Күз йомык, тынлык бөтен як, бер дә ул-бу юк әле; Бу — йокы ялкаулыгыннан киерелеп иснәү генә, Акыллыбашланып уйлану һәм әсәрләнү Ул утырган бик матурлап һәм акыллыбашланып; Һич белер хәл юк ниләрне уйлаганын гакълының,— Үз-үзеннән нигә ләкми кулга тычканнар, диме? Әллә инде ник тиялмим йортта үрдәк, казга, ди? Әллә инде кич ашаган тәмле ашын уйлыймы? Тукта, чү, шунда якында әллә нәрсә селкенә,— Әллә тычканмы мич астында чыелдап кычкыра? Үрмәкүч сузганмы әллә шунда бер төшкә җебен? Белмимен ни булганын, белсен песиләр үзләре, Нечкәләп карау Нинди күзләрне зурайткан, ачкан инде шар кеби, Бер кирәкле эш песигә шунда бар, чынлап та бар; Ут алынган өй эчендә, яктылык алган залын; Кайдадыр, кемнәрдә бардыр бу кичә парлы кунак; Йә оныткан ул хатын, яки песине күрмәгән,— Кайгысы безнең песинең тик бары шул нәрсәчән, Шатлыклы уй, хәсрәт һәм кайгы Нинди елмайган авызлар! Күрсәнә, ул нинди шат! Тел очында бар бугай бер бик кызык, үткен сүзе; Нәрсә булган соң песигә? Үзгәрә шундук рәсем: Ул берәүне, кемнедер, алдарга булгандыр көлеп, Бушка киткән көлгәне дә, бирмәгәннәр калҗаны; Зарлану һәм гаҗәпләнү, намәгълүм бернәрсәдән әсәрләнү Карны бик ачкан песинең, бирмәгән һичкем дә аш, Карны ачлык хәсрәте, инде хәзер үзгәрде төс; Нәрсәдер читтә, ерак, шунда шытырдый башлады, Шул шытырдау нәрсә? — дип тыңлый, утырган яхшылап, Ни икән соң ул шытырдаучы вә нинди җан. икән? Юри генә исе китмәгәнгә салышу Куйдылар инде шикәр каткан җылы сөтне аңар; Бик ашыйсы килсә дә һәм барса да ачтан үлеп, Ул күренмәкче була инде тамагы тук кеби; Чөнки ул ачкүзлелектән күп кыен алган иде, Һөҗүмгә хәзерләнү, туклык ялкаулыгы Артка салган ул колагын, җиргә яткан ау өчен — Әллә тычканның оядан күрдеме койрык очын, Өстериләрме шаяннар җепкә таккан бер кәгазь? Күрсәгез күз алдыгызда бер песи рәсме шул ук, Хәл җыя рәхәт кенә, ирнеп кенә Һәм тын гына, Йокласын ул, и шаяннар! Сез аңар сүз катмагыз; Аналык шәфкате! Нинди шәфкать! Өстенә баксаң, күңелләр нечкәрә, Үз баласын ул юа, пакьли, теле берлән ялый, Ул, җитез, йөгрек песилектән чыгып, инде ана, Рәхәт кенә калыгу, гаҗәпләнү Дикъкать иткән, күзне теккән әллә нинди нәрсәгә, Башта тулган төрле уйлар, зиһне эшли бик каты, Ул гаҗәпле мәсьәләне уйлый-уйлый баш арып, Ачу аралаш курку, чын курку Бу ике баш өстенә әллә күтәрелгән таяк? Бик кәеф киткән песиләрнең, икәүләп куркалар; Бер песи дошманга азрак каршылашмакчы була, Ләззәтләнү һәм хозурлану, куркыныч һәм каһәрләнү Аркадан, баштан сыйпыйлар, и күңелле! и хозур! Зур бәхетлелек вә шатлык аңлата көлгән төсе, Кәйфенең бик шәплегеннән кәкрәеп киткән башы, И кызык соң бу җиһанда! Шәп торамын, ди, бугай; Басты аңсыздан, килеп, койрыкка шунда әллә кем, Инде һәртөрле зәһәрләр һәм каһәрләрдән эче Һәм үрә торды, кабарды бар тәненең һәр төге, Барсы да бетте! Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син — шак та кат! Бу хәбәр тизлек белән читкә җәелгәндер хәзер, Ул йөриләрдер күселәр шатланып, җырлап, биеп! Мәрсия Күчтең инде дөньябыздан ахирәткә, хуш, песи! Сау чагында күп золым кыйлсаң да тычканнарга син, Дөньяда иттең зарарлы нәрсәләргә сакчылык, Шунда да бик кызгана, мәрхүм, сине инде күңел, Кайвакыт ялгыз чагымда зур юаныч син идең, Мич башында йоклаган чакта бабай гыр-гыр килеп, Көн буе уйный идек без; һич тә тик тормый идең, Кайвакыт урлап ашасаң син бәлешләр, сумсалар, Шәфкатемнән мин җылап йөгрә идем тиз әнкәмә, Һай, гомерләр үтте китте, кайда китте ул заман? Булсын инде якты кабрең, бирсен алла яхшы хәл, Чәһрәсен — йөзен, битем. |
|
|
|