Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Кушмый ишәк җырлый
Кашың кара — кәкере, буең зифа — бөкере; Кайдан чыгып бәла булды җәдит каһәр төшкере?
Алмагачта алма сирәк, җыеп ашарга кирәк; Җәдитләрнең башлыкларын җыеп асарга кирәк.
Бакча эчендә пар каен, яра яфрак ел саен; Кочак-кочак доносларны яудырамын көн саен.
Йөгреп кердем бакчага, бастым бакыр акчага; Әптрәхмәнем бар чагында аптырамам акчага.
Кабан күле өстендә байлар аты юргалый; Ишан булып йөргән чакта, шундый хәлләр булгалый.
Хай михайлыйм хайларга, без керештек байларга; Мөселманнарны сатамыз чәчле абзыйкайларга!
|