|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Өйләнү — түгел сөйләнү(Иванов-Классиктан) — Кара, иптәш, сиңа килдем киңәшкә:Күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә. Ни дирсең син, әгәр дә мин өйләнсәм, — Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем, — Шулай димсең? Шулаен ул шулай да, Хатын алмак читен бит һәм мәшәкъкать, Бөтенләй бәйләнә анда аяк-кул, — Алайса, көчләми һичкем, өйләнмә, — Шулай димсең? Шулаен ул шулай ла, Фәрештә күк көлеп алдыңда торса, Шулай булгач, ничек алмый түзәрмен,— — Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем, — Шулай димсең? Шулаен ул шулай да, Хатыннарны сөюче бер матур яшь Сөеп китсә хатын һәм ул җегетне, — Алайса, көчләмәс һичкем, өйләнмә, — Өйләнмим, дим, «өйләнмим» — ул матур сүз, Ятасың боз кебек салкын түшәктә, Бүленми эш тә бер мәгълүм вакытка, Кәләшкә мин бүгеннән яучы салсам, Җылы куллар белән ул тәнне сарса! — — Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем, — Шулай ла, ул әгәр дә иркә булса? Риза булмый минем тапкан табышка, Риза булмый минем алган киемгә, Ире кем? Баймы, юкмы, белми хәлен, — Шулай, иптәш, алай куркъсаң, өйләнмә, — Шулай да бит ата булмак күңелле, Балаң йөгреп менә алга «әти!» дип, Бу хәл, иптәш, җуатмасмы күңелне, — Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем, — Шулай да, соң балаң булса биш-алты, Шуларны туйдырамын дип тирең түк, — Алай булса, хатынсыз тор, өйләнмә, — Шулай да, ул балалар үссә бар да, Таянып яшь гакылга һәм дә көчкә, Баеп китсә алар шул эш юлында? — — Алай булгач, өйлән, дуст, чикмә ваем, — Шулай, ләкин кирегә ишсә язмыш? Биш-алты яшь бала калса кулыңда,— Тынычлык юк аларның борчуыннан, Менә, иптәш, бу эшкә аптырыйм мин, — Алай булгач, куша чорт, һич өйләнмә, Диим бер сүз, бүтән бер сүз дә катмам: Гайре мәгъкуль — мәслихәт түгел. |
|
|
|