Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Тәләһһеф
Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч; Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.
Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап; Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап.
Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!
|