Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Төш
(Гетедән)
Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ имеш, Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак имеш; Сине сөеп, шигырь сөйләп, шагыйрь булып Йөрүләрем бөтенләй үк нахак имеш.
Таҗлы башым хозурында иям имеш, «Җанашым, мин сине сөям»,— диям имеш; Нәрсә генә әйтер инде сөйгәнем дип, Эчемнән бик янам имеш, көям имеш.
Әтрафымны чолгап алган гаскәрләр дә Гөл йөзеңә күзләрене теккән бар да; Минем өчен синнән шәфкать булырмы дип, Бөтен гаскәр тын да алмый интизарда...
Төш шул төшкә җиткәч, шагыйрь уянды да, «Явыз язмыш!» — диеп азрак уйланды да, Уйларга да өлгермәде, мискин гашыйк, Кайнар яшькә ике күзе чыланды да!
Бераздан соң килде аңар шатлык янә: Егъласам мин, егъладым, ди, шашып кына; Мәхәббәтем һаман иске мәхәббәт ич, Югалтсам мин, югалттым, ди, шаһлык кына.
|