|
|
Елның дүрт фасылы
Боз һәм кар эрде, Сулар йөгерде; Егълап елгалар, Яшьләр түгелде.
Көннәр озая, Төннәр кыскара. Бу кайсы вакыт? — Иә, әйтеп кара.
Ашлыклар үсте, Башаклар пеште; Кояш пешерә, Тиргә төшерә.
Халык ашыга, Китә басуга, Урагын ура,— Бу кайчак була?
Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,— Бу кайчак була?
Һәр җир карланган, Сулар бозланган; Уйный җил-буран,— Бу кайчак, туган?
|