Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ит базарында тәрәкъкыи
Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы, Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы.
Мокабил барча әшья бер-беренә: «Бәянел хак» чыга «йолдыз»га каршы.
Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар: Карангы төн туа көндезгә каршы.
Вә «Ялт-йолт» та һәр унбиш көн саен бер Чыга тәмсез «Чүкеч» һәм «Без»гә каршы.
Мөселман казлыгы чыккан базарга — Шәригатьтә хәрам дуңгызга каршы.
|