Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Баскыч
Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч, Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.
Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә, Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.
Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, ди, Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.
Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны: Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.
|