Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сибгатуллин
Бер җегет, шәмдәй, буен катрып йөри, Алга дип, милләт, сине чакрып йөри; Белмисең, милләт, синең хаккың өчен Нинди җырлар ул җегет шапрып йөри.
Ул синеңчөн, милләтем, атлып йөри, Армый-талмый, көн вә төн ватлып йөри; Җаны һәм вөҗданы шул юлда фида: Кайда бай күрсә, шуңар сатлып йөри.
Кайда барса, шунда «милләт» дип йөри, «Мин — мөхәррир һәм дә бик шәп!» — дип йөри. Инде дә, милләт, тәрәкъкый итмәсәң: Рестораннарга кереп акрып йөри!
|