Танса таушы зал эчендә төн ката, Уйный оркестр: «Трим-там-там-та-та!» Барча кулларда чуар чүпләр тулы: Өч хатын почмакта конфетти сата.
Бик хозур эшләр, халык хәйрәт итә, Мактый һәркем: «Әттә-тәттә-тәттә-тә!» Мактаган саен, идәндә сикрәләр — «Тып та тып!» — пар яшь кәҗә берлән тәкә!
Конфетти — танец вакытында биючеләр өстенә сибә торган төр» ле төстәге кәгазь кисәкләре.Хәйрәт итү — хәйран калу.