Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Хасият
Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, Ерактамы алар яйсә якында, Сөйлибез төрле сүзләр хакларында Вә кайсысында ни хасләт — барын да.
Итеп иснат аларга милек вә малны: «Фәлән милләт фәләнле һәм фәләнле». Дибез госманлылар тугърында: «шанлы». Немец халкы хосусында: «кораллы».
Яһүд халкы хосусында сөйләшсәк, Дибез: «гаять җитез һәм эшкә җайлы». Кытайлар тугърысында сүз ачылса: «Алар, дибез, гүзәл һәм яхшы чәйле».
Әгәр телгә төшә калса фырансуз, Дибез: «гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы». Арабызда сөйләнсә ингелизләр, Дибез: «бик иҗтиһадлы һәм дә маллы».
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса? Табалмый сүз, диерсен.: «ул сакаллы».
|