|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Ачы тәҗрибә авазыСөям кайчакта бер-бер иптәшемне, Кыйлам изһар аңар кайгы, моңымны, Күренә ул мәхәббәтле күземә, Алалмыйча теким күзне күзенә, Килә шунда бер аваз әллә кайдан: Аның тик тышкы ягын син күрәсең, Тышыннан кызгану күрсәтсә дә ул, Әгәр күрсәң аның йөзендә нурны, Аңар син саф күңел берлән ышандың, Бушанды, пакь вә саф күңлең эчелде, Йөзендә күргәнең нур иптәшеңнең Кара йөз ул, кара эч ул һаман да, Менә шул чак тәмам мин аптырыйм да, «Аваз! дим, иштеләсең, әйтче, кайдан? Җавабында аваз: «Син рәнҗемә, ди, Кыйлам изһар — ачып бирәм. |
|
|
|