Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Газаптан соң
Мин бәхетле бәндә, чөнки тормыш алдымда һаман Барча шау-шу һәм дә барча күрнеше берлән тәмам.
Алдагы михнәтнең урнын әллә истикъбаль ала? Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана.
Таң атып, чәчсә кояш нурлар — шулай ук кузгала, Яктыра, шаулый ерак җирдән күренгән зур кала.
Үземә сөйнеч бирәм инде бәхет, гыйззәт белән; Уйлыймын үткән газапларны хәзер ләззәт белән.
Булмадымы шул газаплар бәхтемең ачкычлары! Җитмәкемнең изге максудка ләгыль баскычлары!
|