|
|
Ак бабай
Бетен дөнья аппак булып кар яуганда, Ишек алда, урам, түбә агарганда, Аппак булып кайтып килә безнең Бабай, Безгә төрле-төрле уенчык алган да.
Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай, Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!» Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча, Безне шатландырмак өчен йөри шулай.
|