Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Шаян песи
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.
«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә; Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.
Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; «Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.
Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар; Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.
Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе; Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!
|