|
|
Ялкау маэмай
Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә, Җитезләнә, уйный һаман йөгрә-өрә; Карый миңа мәхәббәтле күзе белән, Гүя «уйныйк» дигән була, гүя көлә.
Кайвакыт ул ята тәмле ашап туеп, Ал аяклары өстенә башын куеп. Аны шунда чебен халкы тынычсызлый; Ялкау маэмай! Ул аларны тормый куып.
Чебеннәрне астан гына карап ята, Ярты йомык күзен генә ялтырата; Бервакыт ул колак артын торып кашый, Чебен халкы шунда тиз-тиз кача башлый.
|