Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Һәр ялтыраган алтын түгел
Төнлә берлән бакчада бер аллы-гөлле Күбәләк, Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп,
Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый, Нурлана, җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый.
Күбәләкнең бер дә чик юк һәр матурга гыйшкына: Тиз генә ул барды да кунды матур зат өстенә.
Ул матур зат юлчылардан сүнми калган ут иде: Күбәләк булды һәлак шунда кунып — янды, көйде.
|