|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
Җәйге таң хатирәсе(Федоровтан мокътәбәс) Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә; Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан; Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп, Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр; Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң; Галибанә — җиңүле рәвештә. |
|
|
|