Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Мәҗрух указ
Галәлгомья фикер йертми бераз да,— Ук аткан төсле үрдәк яки казга,— Тисен бу дип Мөхәммәт хәзрәтенә, «Исабәт»ләп бер ук аттым Хиҗазга.
Исабәт итмәде ләкин бераз да, Зарар бирмичә хаҗ, руза, намазга, Бераз әйләнде дә ук буш һавада, Килеп ләкте кулымдагы указга.
Тизүк мәжрух указымны күтәрдем, Дәваларга Өфе якка юнәлдем. Тагын терлер микән мискин указым— Дәвасына фидадыр күп һәм азым!
|