|
|
|
|
|
|
|
|
|
Габдулла Тукай |
|
|
|
НәсихәтИхтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа, Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — алланың колы; Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: Булса — бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын,— Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» — кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенең хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр-Ильяс булмасын!»— дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды, (Г. Тукай искәрмәсе.) Ихтыяҗын гарз (гарыз) итеп — үтенечен әйтеп. |
|
|
|