Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Татар мөхәрриренә
Яз, ни язсаң да, синең бар — язганыңның нашире; Ашлыгың үстисә — бир, тайярдыр аның гашире.
Тик онытма: бер заман гүргә керер ялгыз башың; Һичберәү булмас яныңда: иптәшең һәм кардәшең.
Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч хәлгә керер; Уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер.
Дөньяда булган кеби язганнарынның нашире, Монда да кортлар — синең үлгән тәнеңнең «нашир»е.
|