Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Арба, чана, ат
Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана; Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.
Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен: Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын».
«Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана. Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:
«Юк ла, и Арба, Чана! — ди,— сезгә тормыш бик уңай, Эшләсәгез алты ай сез, ял итәсез алты ай.
Күпме зарлансам урын бар, мин каты мәзлум менә: Хәл җыймыйм ел тәүлегендә, ичмасам, бер көн генә!»
|