| 
                 
                    
                        
                    
                 
                
                 
                
                    
				
             | 
            
                
Кышкы кич
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!  Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;  Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,—  Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. 
Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,  Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;  Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә  Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә. 
Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,  Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,  Суыклыктан очар кошлар очалмасын,—  Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар? 
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:  Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;  Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,  Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар. 
Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары  Аларның юк, өши бите, борыннары;  Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,  Кайберсенең, шуннан була үлемнәре. 
Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,  Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,—  Яшь балалар! аларны сез яратыгыз,  Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз! 
             |