Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Карлыгач
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары, Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын, Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, Төн буена нинди каты җил исмәсен,—
Ни булса да, бары да бер аның өчен, — Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
|