Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сабыйга
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.
Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
|