Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Җир йокысы
Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган.
Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә,— Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә.
Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызлып Аткан таңнары;
Урман шаулавы, Кошлар сайравы, Күкләр күкрәве, Яңгыр аннары.
Коену көн саен Кояш нурында; Аннан соң тагын Төшкән чык төндә.
Бу хәлләр җиргә Барчасы бергә Калган тик инде Төштә күрергә.
Җир йоклый тыныч, Күреп тәмле төш. Уяныр әле, Тукта, үтсен кыш!
|