Әнә чүлмәк: анар катык тутырган;Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган.
Әнә карга: мәчет өстенә кунган;Менә шәкерт: указлы мулла булган.
Әнә чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе;Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе.
Мантыйк — формаль логика."Тәхрире мәрьәт" — «Хатын-кыз азатлыгы».