|
|
Зәңгәр күз
Зәңгәр күзләр кич-иртән Кемне көтәләр икән? Бездәй кара күзленеме, Әллә бүтәнне микән?
И зәңгәр күз, зәңгәр күз! Сезнең телдә юк микәнни Берәр бүтән үзгә сүз, "Сөям, бәгърем" дигән сүз?
Белгән сүзең: "Кит кире, Кеше күрә ич, тиле!" Күзең әйтә: "Кил! Кил! Кил! Гомерлек яр ит мине!.."
1948
|