Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Урамнарны ялгыз ураганда...»
Урамнарны ялгыз ураганда, Бер исеңә төшер шуларны: Яфрак-яфрак карлар яуганда Көри идек карлы юлларны; Киң урамнар безгә тар иде лә... Нинди матур чаклар бар иде.
Шул елларның юлга яуган кары Эремәгән кебек заманда Бер исеңә төшер шул чакларны, Яфрак-яфрак карлар яуганда. Юлларыбыз кайчак тар иде дә, Уйларыбыз кардан ак иде...
1956
|