|
|
«Столовойның кызлары...»
Столовойның кызлары Бар да шундый «ягымлы»: Тиргәп, сүгеп, кычкырышып Әзерлиләр табынны.
Шундый уңган кызлар алар, Шулкадәр булдыклылар: Чәй сорасаң, тоз бирәләр Столовойныкылар.
Столовой кызларының Чисталыгы чаграк. Кулларыннан да бигрәк Телләре пычракрак.
|